Мичән авыл җирлегендә

2017 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

15 нче март көнне Яңа Мичән авыл мәдәният йортында китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре катнашында “Гаиләдә диннең роле” дигән түгәрәк өстәл янында сөйләшү үткәрелде. Үткәрелгән чарада китапханәче ислам диненең сәламәтлеккә йогынтысы турында сөйләде. “Инсан һәм дин” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.Түгәрәк өстәлнең кунагы Казан дәүләт университетын тәмамлаган , ислам әдәбияты белән хәбәрдәр кеше Сафиуллин Ринат Исламович дин тарихын сөйләде.Катнашучыларның сорауларына җавап бирде.Түгәрәк өстәлдә әти – әниләр һәм балалар катнашты. "Мичән авыл җирлеге"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International