Саба муниципаль районы Шәмәрдән лицеенда Россиянең мәктәп укучылары хәрәкәте активистлары Бөтендөнья кошлар көненә багышланган кинотренинг үткәрделәр. Алар дөньядагы үзенчәлекле кошлар турында видеороликлар әзерләделәр һәм башлангыч сыйныф укучыларына күрсәттеләр, “Безнең канатлы дусларыбыз” темасына әңгәмә кордылар.