Саба район балалар китапханәсе “Шоколад” балалар бакчасында кунакта булып кайттылар. Космонавтлар көне уңаеннан китапханәчеләр балаларга “Белка һәм Стрелка белән космоска сәяхәт ” театральләштерелгән - мәгълүмати тамаша үткәрделәр. Чара барышында Белка һәм Стрелка космос дөньясы, беренче космонавтлар турында сөйләделәр. Балаларга музыкаль - күңел ачу уеннары: “Кем тизрәк ракета җыя?", “Инопланетяннар биюе”, “Очабыз,очабыз” тәкъдим ителде. Шулай ук, китапханәчеләр “Космоска очабыз” китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар. Чарада актив катнашканнары өчен балаларга Белка һәм Стрелка смайлик - наклейкалары өләштеләр. Ахырда барлык катнашучылар «Лунтик и планеты» мультипликацион фильм карадылар.