Агач утырту

2017 елның 15 мае, дүшәмбе

Саба районында Су саклау  зоналары  елы  кысаларында башланып  киткән зур  күләмле эш –  Сабинка  елгасы яр буйларын төзекләндерү дәвам итә. Узган шимбә елга буйларын чүп-чардан арындыруда һәм агачлар  утыртуда өмәләр оештырып та зур эш башкарып  булганлыгын  ачык  күрсәтте. Район үзәгендәге оешма-предприятие һәм  учреждениеләрдән агачлар утыртуда меңгә  якын  кеше  катнашты. Яр буйлап  утыртылган миләш, акация, юкә, тау  нараты һәм башка  куаклар  Совет  урамының бакча башлары Сабинка  елгасына таба  урнашкан шәхси хуҗалыклар  өчен  киртә ролен дә үтиячәк. Шуңа   күрә агач  утыртуда катнашучыларга череп-авып беткән  коймаларны да чистартырга  туры  килде. Дүшәмбе көнне Сабинка буена  аграр  көллият студентлары булышлыгында “РСУ” җәмгыяте, шулай ук  салым инспекциясе,  “Яшен”, “Рамазан, “Таш”, "Евроакцент" җәмгыятьләре вәкилләре дә 300гә якын төп агач  утыртты. Район электр челтәре шимбә  көнне  утыртылган агачларга су сибүне оештырды. “Шулай итмәгәндә нарат агачлары тамырланып  китмәскә дә  мөмкин.   Куелган хезмәткә әрәмгә чыкмасын  иде”,– диләр  электр челтәре  егетләре.

Әлеге эш алга таба да дәвам итәр, тагын берничә елдан Сабинка буенда кайчандыр чүплек булуы хакында искә  дә  алмаячаклар,  ул  халыкның яратып ял итү урынына әверелер.

 

"Саба таннары"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International