“Кояшкай”да җәйге ял дәвам итә. Балалар һәр көнне күнекмәләрен арттыра баралар, төрле юнәлештәге дәресләрдә рәхәтләнеп шөгыльләнәләр. 11 июнь исә балалар күңеленә шулай ук матур мизгелләр бүләк итте. Педагоглар ярдәмендә алар бию һәм кулинария серләренә төшенделәр, 3D принтерда эшләү , агач эшкәртү буенча мастер-класслар алдылар.