«Балкыш» тернәкләндерү бүлегендә «Социаль туризм» технологиясе

2017 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

2017 елның  9 августында  социаль хезмәткәр Лилия Шәймәрдәнова ГАУСО КЦСОН «Балкыш» МТЗ и СЗ РТ Саба муниципаль районы тернәкләндерү бүлегендә  ял итүчеләргә Лесхоз бистәсенең  «Социаль туризм» технологиясе нигезендә экскурсия оештырды. Ял итүчеләр, жиде кеше составында, бик теләп Саба урман хуҗалыгының тарихи музееның  «Хайваннар дөньясы», «Картиналар галерея»сендә кызыксынып, танышып йөрделәр. Экскурсия социаль хезмәт алучыларның  актив тормыш алып бару дәрәҗәләрен күтәрү максатыннан оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International