Бүген 5 нче номерлы “Бәләкәч” балалар бакчасында җиләк - җимеш һәм яшелчәләрнең файдасы турында йомгаклау чарасы үткәрелде. Балаларга яшелчәләрдә һәм җимешләрдә булган витаминнар турында презентация күрсәтелде. Шулай ук, балалар җитезлектә, тапкырлыкта көч сынаштылар. Бүгенге бәйрәмнән балалар бик күп яңалык алдылар һәм күңел ачтылар.