Кырымда узган «МИРАС – 2017» сменасы

2017 елның 28 августы, дүшәмбе

2017 елның 9 августыннан алып 26 август көннәренә кадәр Кырым республикасында урнашкан балаларны сәламәтләндерү лагерендә, балалар оешмалары активистлары өчен “Мирас – 2017” сменасы оештырылды.

            Әлеге сменада Саба районыннан, Сәләтле балалар интернат - мәктәбендә белем алучылар Закирова Әдилә белән Кабирова Алия һәм Тимершык урта мәктәбе укучысы Нигъмәтҗанова Рәзинә катнаштылар.

             Лагерь дәвамында төрле кызыклы интеллектуаль уеннар, тренинглар, спорт чаралары һәм экскурсияләр үткәрелде.

            Укучыларыбыз әлеге сменадан күп кенә файдалы мәгълүмат туплап, яңа идеялар белән әйләнеп кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International