22 март көнне Сабаның сәләтле балалар өчен мәктәп-интернатында районыбыз мәктәпләренең 5-8нче сыйныф укучылары өчен математик бәйге үткәрелде. 5 мәктәптән килгән укучылар төрле кызыклы бәйгеләрдә үз белемнәрен күрсәттеләр. Жюри әгъзалары бәяләвеннән соң, Саба гимназиясе укучылары иң көчлеләр булып танылды. Сәләтле балалар мәктәбе укучылары исә 3нче урынга лаек булды.
23нче марттан 1нче апрельгә кадәр исә укучылар язгы каникулга таралды.