ТАССРның 100 еллыгына карата Мастер-класс

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

2019 нчы елның 12 нче сентябрендә, ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү чаралары кысаларында, «Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе» укучылары өчен, сәнгать бүлеге укытучылары Газизова Г.Р. һәм Галиева Э. Р тарафыннан, «ТАССРга 100 ел» дип аталган истәлекле сувенирлар әзерләү буенча мастер-класс үткәрелде.

Әлеге чараның максаты: укучыларда гражданлык-патриотик хисләр тәрбияләү, Татарстанның тарихы һәм мәдәни традицияләре турында белемнәрне киңәйтү. Сувенирлар әзерләү барышында балалар балчыктан әвәләү һәм аннан соң гипстан коелу технологиясен өйрәнделәр. Аннан соң укучылар үз эшләрен рәсем тошереп буядылар.

ТАССР төзелү-республикабыз дәүләтчелеге формалашу тарихында мөһим этап. Яшь республика бик катлаулы шартларда туды. Эш вакытында боларның барысы турында балаларга сөйләделәр. Шулай ук ТР Дәүләт символларын искә төшерделәр. Укучылар барлык биремнәрне дә уңышлы үтәделәр һәм үз Республикалары турында яхшы белемнәрен күрсәттеләр.

Укучылар игътибарына " ТАССР төзелүгә 100 ел»дигән эш үрнәкләре дә әзерләнде. Анда ТАССР барлыкка килү тарихы һәм республиканың хәзерге йөзе белән бәйле материаллар тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International