ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2024 ел
сишәмбе

13 нче май көнне Казан шәһәренең С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында «Звезды из Завтра» дип исемләнгән яшь талантлар конкурсының финалы узды. Бу сәхнәдә Татарстан Республикасының зур шәһәрләрендә узган масштаблы сайлап алу турлары барышында жюри тарафыннан сайлап алынган иң талантлы һәм сәләтле башкаручылар чыгыш ясады.

Меңләгән катнашучылар арасыннан финалга иң яхшы 30 гына чыкты, алар арасында Х. һәм А. Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалында укучы Илназ Усманов та бар иде. Үзенең остазы Айдар Фәтхуллин җитәкчелегендә Илназ үзенең осталыгының югары ноктасына җитә һәм Татарстан Республикасының данлыклы "La Primavera" камера оркестры белән бер сәхнәдә чыгыш ясау хөрмәтен ала.

Илназның чыгышы яшь талантның триумфы гына түгел, ә бөтен Саба районы өчен дә зур горурлык булды.

Тэги: мәдәният бүлеге

10
май, 2024 ел
җомга

10 май көнне Саба район үзәк китапханәсендә, Татарстанның атказанган артисты, шагыйрә, күренекле композитор, журналист, якташыбыз Тәслимә Низаминың балалар өчен язылган "Сәлам, дуслар" шигырь китабын тәкъдир итү кичәсе үткәрелде. Чараны Саба район мәдәният бүлеге начальнигы Заһидуллин Р.Ф. үзенең уй-фикерләре, теләкләре белән ачып җибәрде. Чарада китап укучыларыбыз "Сәлам,  дуслар" китабындагы шигырьләрне сәнгатьле итеп укып, шагыйрәгә теләкләрен җиткерделәр. Тәслимә Низами үз чиратында матур шигырь, җырларын бүләк итте. "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе җитәкчесе Мөбәрәкова Ә.Г.да Тәслимә Низамига үзенең җылы, матур теләкләрен җиткерде. Чара ахырында Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Л.Р. якташыбызга теләкләрен җиткереп, истәлек бүләк тапшырды. Чара чәй табыны янында тәмамланды.

Тэги: мәдәният бүлеге

3
май, 2024 ел
җомга

2 майда Түбән Шытсу төп мәктәбендә А.Кәримуллин район китапханәсе эпоксидлы сумаладан брелоклар ясау,сумка- шоппер буяу һәм алкалар ясау буенча мастер-класс үткәрде. Һәркем үз эшен үз фантазиясенә нигезләнеп башкарды.
Пушкин картасы буенча 46 билет алынды.

Тэги: мәдәният бүлеге

2
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

2 май көнне, Бөек Җиңү көне якынлашу уңаеннан, Саба үзәк китапханәсендә “Фронтовик язучыларыбыз иҗаты” патриотик сәгате үткәрелде.           “Фронтовик язучылар” китап күргәзмәсе янында сугышта катнашкан әдипләребезнең тормыш юлары, иҗатлары белән таныштырылды, әсәрләренә күзәтү үткәрелде.

Тэги: мәдәният бүлеге

Саба район китапханәсендә икеләтә бәйрәм “Г.Тукай белән бергә” онлайн марафонын йомгаклау һәм якташ шагыйрәбез Ильмира Гыймаева белән очрашу чарасы уздырылды.   Чара 2022 елдан Татарстан республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, бүгенгесе көндә “Мин яшим” , “Соңармаска иде”,  “Диңгез кебек безнең күңелләр”, “Шаян җиләк” шигырь китаплары авторы шагыйрә Ильмира Гыймаева белән башланып китте. Шагыйрәнең тормыш юлы, иҗатына күзәтү ясалды. Китап укучыларыбыз сәнгатьле итеп шигырьләрен яттан сөйләделәр. Марафонда катнашучыларыбыз да шагыйрәгә биргән сорауларына тулы, мәгънәле, кызыклы мәгълүмат алдылар. Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы чараның икенче өлешендә марафонда катнашучыларны тәбрикләү белән дәвам итте.  Гаилә елы уңаеннан, 18-24 апрель аралыгында “Г.Тукай белән бергә” марафоны игълан ителгән иде. 7 көн буе: Әйдәгез танышабыз, Шигырь сөйлибез, Г.Тукайның тормышы, иҗаты белән таныштыру, Гаилә белән Г.Тукай әсәрләренә эшләнгән мультфильм карыйбыз, Шәҗәрәбезне барлыйбыз, Гаилә белән рәсем ясыйбыз, “Туган тел” не җырлыйбыз биремнәрен үтәп 61 гаилә катнашты. Марафонда катнашучылар 7 көн  дәверендә нинди вакыйгалар белән очрашулары, уй-фикерләре белән уртаклаштылар. Бергәләп 7нче көннең биремен “Туган тел” җырын җырладылар. Чара реконструкциядән соң заманлаштырылган яңа китапханә буйлап экскурсия белән тәмамланды.

Тэги: мәдәният бүлеге

2 май көнне Саба район балалар китапханә китапханәчесе Шакирҗанова И.И. Шәмәрдән лицееның 4 “В” сыйныф укучылары өчен ремонттан соң район китапханәсе буенча экскурсия үткәрде. Укучылар китапханә тарихын игътибар белән тыңлап, китап укучылар өчен яңа мөмкинлекләр белән таныштылар. Аннары укучылар өчен “Угадайка” дип исемләнгән  интеллектуаль сәгать үткәрелде. Уенда “Әкиятләрне яхшы беләсеңме?”,  “Мәкальне дәвам ит”, “Тиз сөйләм”, “Кроссвордны чиш”, “Тәрҗемә ит” кебек биремнәр тәкъдим ителде. Укучылар чарада актив булып, китап укыганлыкларын расладылар.  Чара “Шәм ясау” мастер-классы белән тәмамланды.

Тэги: мәдәният бүлеге

28
апрель, 2024 ел
якшәмбе

 Саба балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлеге дә 27.04.2024 көнне һәр ел кебек үк, традицион рәвештә "Бию калейдоскопы!" дип аталган төрле стильдәге бию кичәсе оештырды. Кичә  бию  конкурсы формасында узды, шуңа күрә хореография бүлегенең укытучылары Мөбарәкҗанова А.З. һәм Ахметшина З. Р.   барлык укучылары концерт номерлары әзерләделәр. 
Шунысы игътибарга лаек, хореография бүлегенең 4-5 сыйныф укучылары үзләре куйган биюләрен күрсәттеләр. Алар үзләре музыкаль материалны сайлап алдылар, бию идеясен, сюжет, костюмнар, реквизитлар  уйлап таптылар,  репетицияләр уздырдылар. Сәхнәгә куелган биюләрнең тематикасы төрле иде: халык, стильләштерелгән,  заманча, балалар биюләре... Биюләрне компетентлы жюри бәяләде, аның составына тәҗрибәле педагог - хореографлар  бар иде. Чыгышлар нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде һәм 1-2-3 дәрәҗә лауреат дипломнары белән бүләкләнде. Гран-Прига 5 класс укучылары "Тау битендә" биюе өчен лаек булды. 

Тэги: мәдәният бүлеге

2024 елның 28 апрелендә Н.В. Худын исемендәге "Вятские вырутасы" төбәкара бию фестиваль-бәйгесе үткәрелде.
Бәйге Вятские Поляны  шәһәренең "Победа" мәдәният сараенда уздырылды.  Гала концертта катнашу өчен 1 нче сайлап алу туры җиңүчеләре чакырылды. Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбеннән "Яшьлек" хореография коллективы һәм "Мизгел" төркеме катнашты (укытучылары  Мубаракзянова А. З.).
Бәйге нәтиҗәләре:
"Яшьлек" хореография коллективы "Мизгел" төркеме -  1 дәрәҗә лауреаты,
"Яшьлек" хореография коллективы - 2 дәрәҗә лауреаты.

Тэги: мәдәният бүлеге

26
апрель, 2024 ел
җомга

26 апрельдә  Саба балалар сәнгать мәктәбе укучыларының "Җыр – моңга күмик җиһанны" дигән күчмә концерты булды. Концерт Килдебәк авыл мәдәният йортынды узды. Тамашачыларга Саба балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары матур программа бүләк итте. Музыка дөньясы безне тумыштан ук озата бара, бу дөнья искиткеч матур, аны күреп булмый, әмма ишетергә һәм тоярга мөмкин.

Тэги: мәдәният бүлеге

23
апрель, 2024 ел
сишәмбе

2024 ел Россиядә «Гаилә елы»дип игълан ителде. 23 апрельдә Саба районы мәдәният бүлеге Саба балалар сәнгать мәктәбе белән берлектә "Талантлы балачак" фестиваль-конкурсын оештырды. Конкурсның максаты - гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру, традицияләрне саклау, яшь буынга рухи һәм әхлакый тәрбия бирү, татар милләтенең хәзинәләрен барлау.

Конкурста «Декоратив-гамәли», «Рәсем сәнгате» һәм «Графика» номинацияләре буенча районыбызның төрле мәктәпләреннән 76 эш катнашты. Эшләргә Саба районы рәссамнарыннан торган мәртәбәле жюри бәя бирде.

Катнашучылар төрле дәрәҗәдәге лауреатлар һәм дипломант дипломнары белән бүләкләнделәр, ә җитәкчеләргә рәхмәт хатлары тапшырылды. Актив катнашуыгыз  өчен барыбызга да рәхмәт! Алга таба да иҗади уңышлар телибез!

Тэги: мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International