Бөек Җиңүнең 79 еллыгы якынлашкан көннәрдә, Сатыш авыл җирлегендә гомер кичерүче тыл хезмәтчәннәрен Саба районы хакимияте башлыгының социаль-икътисадый үсеш буенча урынбасары Котдусов Илнур Илдус улы һәм авыл җирлеге башлыгы котлап чыктылар. Җирлектә алар барлыгы 11 кеше. Аларга котлау сүзләре җиткерелде, Татарстан Республикасы Рәисе Миннеханов Р.Н һәм Саба районы башлыгы Миннеханов Р.Р. исеменнән котлау открыткалары, бүләкләр тапшырылды.
Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбенең 4 сыйныф укучылары Сатыш авыл җирлеге башлыгы Фаил Фәхим улы белән һөнәри юнәлеш бирү очрашуы оештырылды. Фаил Фәхимович үз һөнәре, эше турында сөйләде. Укучылар кызыклы сораулар һәм авылны төзекләндерү буенча үз теләкләрен җиткерделәр.
21 апрель-җирле үзидарә көне. "Беренчеләр хәрәкәте" нең беренчел бүлеге активистлары Сатыш авыл җирлеге башлыгы Ф.Ф. Шәфигуллин белән очрашу оештырдылар.
Чисталык икеайлыгы кысаларында, тирә-юнебезне пөхтә, матур тоту максатыннан Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе укучылары укытучылары белән берлектә өмәгә чыкты.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Сатыш авыл җирлегендәге оешма-предприятиеләрдә, шәхси хуҗалыкларда, урамнарда, чишмәләрдә тирә-якны чүпләрдән чистарту максатыннан өмәләр башланды. Җыештыру эшләрендә җирлек халкы зур теләк белдереп актив катнаша.
Мамалаев авылында яңа кибет төзелә башлады.
"Бигәнәй" хатын-кызлар волейбол командасы Саба муниципаль районы чемпионатында катнаша.
25-31 март көннәрендә "һөнәре буенча иң яхшы" республика конкурсында җиңүче Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шәфигуллин Фаил Фәхим улы һәм аграр яшьләр берләшмәсе активистлары Төркия Республикасының алдынгы хуҗалыкларында булдылар, чит ил коллегалары белән тәҗрибә уртаклаштылар, үз фикерләре һәм идеяләре белән уртаклаштылар.
Су басу елның теләсә кайсы вакытында булырга мөмкин, ләкин яз көне кар катламының эрүе белән көчәя, ул күпкә зуррак тискәре нәтиҗәләргә китерергә сәләтле. Сатыш авыл җирлегендә язгы ташуга әзерлек максатыннан су торбалары чистартылды, канаулар ачылды.
Буген Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе укучылары ""Saba Balahoner" һөнәрләр шәһәрчеге"" муниципаль программасы кысаларында оештырылган сәяхәттә катнашты.