ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2024 ел
шимбә

Түбән Шытсу авыл җирлегендә агач утырту буенча әзерлек эшләре алып барыла. Эшне Лесхоз урман хуҗылыгы башкара. Барлыгы 10га җирдә нарат, чыршы агачлары утыртылачак. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

17
май, 2024 ел
җомга

Түбән Шытсу төп мәктәбе укучылары "Дулкын" радиосында "Мәктәпләр тормышыннан" радиотапшыруында катнашты. Алар мәктәп яңалыклары белән таныштырдылар, музыкаль чыгышларын тәкъдим иттеләр.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

13
май, 2024 ел
дүшәмбе

11 май көнне Югары Шытсу мәдәният йортында "Гаилә - ил терәге" бәйгесенең җирлек этабы булып узды. Әлеге бәйгедә Югары Шытсу авылыннан Мәүлетовлар, Хидиятуллинар, Түбән Шытсу авылыннан Шакировлар һәм Фаляхутдиновлар гаиләсе катнашты. Бәйге өч турдан торды. Беренче турда гаиләләр үзләре белән таныштырды, икенче турда әтиләр бала төрү ярышында көч сынаштылар, әни кешеләр исә токмач кисүдә осталыкларын күрсәттеләр. Өченче турда гаиләләр тарафыннан иҗади чыгышлар тәкъдим ителде. Бәйге нәтиҗәләрен жюри әгъзалары түбәндәгечә игълан итте: Фаляхутдиновалар иң сөйкемле гаилә, Шакировалар иң тәвәккәл, Мәүлетовлар иң иҗади һәм Хидиятуллиннар иң сәләтле гаилә буларак танылды. Барлык җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

10
май, 2024 ел
җомга

Түбән Шытсу авыл җирлеге Җиңүнең 79 еллыгына багышланган Саба муниципаль районының Җиңү парадында УАЗ автомашинасы белән катнашты.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

8 май көнне Түбән Шытсу авылында Җиңү бәйрәме уңаеннан концерт-митинг булып узды. Концерттан соң һәйкәл янында чәчәк кую һәм агач утырту башкарылды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

6
май, 2024 ел
дүшәмбе

Түбән Шытсу авылында "Авыл биләмәләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасы нигезендә ике йорт төзелеше башланып китте. Әлеге эшне "ПМК-159" ҖЧҖ оешмасы башкара.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре, укучы балалар белән берлектә, "Җиңү тәрәзәсе" акциясенә кушылдылар.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

3
май, 2024 ел
җомга

Югары Шытсу мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен яз һәм хезмәт бәйрәме белән котладылар. Алар бергәләп җырладылар, биеделәр һәм шуның нигезендә күтәренке кәеф, көчле энергия бүләк иттеләр!

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

2
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Елыш авыл зиратында авыл халкы, кайткан кунаклар катнашында зиратта өмә булып узды. Корыган агачлар, куаклар киселде.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә Түбән Шытсу төп мәктәбе укучылары, сугыш ветераннарының каберлекләренә георгий тасмасын бәйләп чыктылар. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International