Тарихи белешмә

1914 елда транссебер тимер юл магистрален төзү эше башлана.ТР Саба районы территориясендә урнашкан  шушы магистраль янындагы урман эчендә  Иштуган бистәсе барлыкка килә. Ул 3 км. ераклыктагы  Кукмара районы удмурт авылы Иштуган хөрмәтенә шулай аталган.

Төп үсеш чорын Иштуган бистәсе Шәмәрдән урман хуҗалыгы барлыкка килгән  вакытта кичерә, ул үз чиратында урман продукциясен әзерләү һәм озату өчен оештырыла(төзелеш өчен урман материаллары, паровозлар җылыту өчен  утын һ.б.). Урман, гадәттә сугыштан соң җимерелгән Украина, Белоруссиянең авыл хуҗалыгын торгызу өчен җибәрелгән. 

Йөзләрчә подвод, меңнәрчә кешеләр урманны Миндюш, Иштуган станцияләрендә эшкәртеп  тутырганнар һәм бушатканнар. 

Иштуганда беренче вагоннар 1947 нче елда бушатылганнар.  

1952 нче елда ике 16  фатирлы барак , башлангыч мәктәп, контора, ашханә, кибет төзелә.

Шпал кисү җайланмасы урнаштырыла һәм 1950 нче елда Иштуган - Лесхоз арасында тактадан  урман ташу юлы төзелә. Аннан график буенча  тәүлек  буе Түбән складка җитештерелгән  әйберләр чыгарыла.

Газ генераторы белән эшләүче автомобильләр агач чүркиләр белән ягылган. Шушы ук вакытта электр энергиясе бирүче беренче пар лакомобиле “Грамм” урнаштырыла. Соңрак ул 250 квт. электр энергиясе бирүче “Людинец” локомобиле белән алыштырыла.

Саба урман хуҗалыгының урман эшкәртү һәм чыгару буенча күләме 120 мең куб.м җитә.

Шәмәрдән урман хуҗалыгы 1955 – 56 нчы елларда Союзда  беренчеләрдән булып Түбән складка ботаклы  агачларны чыгаруны үзләштерә

Урман кисү прожекторлар яктысында 3 сменада  эшләү белән дә тормышка ашырылган.

Шәмәрдән урман хуҗалыгы министр Орлов карары нигезендә  ГАЗ – 169 автомобиле белән бүләкләнә.

Урман хуҗалыгын үстерүгә, эшкәртүгә, Түбән склад эшләрен механикалаштыруга һәм алдынгы яңалыкларны кертүгә үзенең күп кенә өлешен 1950 – 1963 нче елларда урман хуҗалыгының баш инженеры Сибгатуллин Марат Нәби улы кертә.

1947 нче елда Иштуган Түбән складына урман продукциясе белән беренче вагон бушатыла. База, йорт – җир төзелә. 

1952 нче елда башлангыч мәктәптә балаларны Әнәс Абдулла улы һәм Хәлил Аппазов укыта.

1952 -76 нчы елларда балалар бакчасын Минһаҗева Гөлчирә һәм Галиева Маһирә җитәкли.

1950 – 92 нче елларда бистәне медицина  хезмәте белән Сапунова Екатерина Семеновна тәэмин итә.

Рамазанова Маһинур почта хезмәтен башкара, мәдәният йортында, китапханәдә эшли.

Гиматов Габделкави Гимат улы 1950 нче елдан Саба урман хуҗалыгында ОРС начальнигы булып эшли.

Гиматова Майшәрәф Шәймулла кызы китапханәдә һәм мәктәптә эшли.

Түбән склад начальниклары: 1955 -59 нчы елларда Әмирханов Шәмгун, 1959 -61 нче елларда Тимерханов Вәкил, 1962-64 нче елларда Нуруллин Фәиз Нурулла улы, 1964-77 нче елларда Мингалиев Ислам Мингали улы, 1977-2007 нче елларда Сибгатуллин Марат Нәби улы, 2007 нче елдан Ильясов Ильнур Кәрим улы.

1961 нче елда сигезеллык мәктәп, ә 1992 елда урта мәктәп төзелә.

1982 нче елда кулланылышка яңа балалар бакчасы тапшырыла.

1984 нче елда мәдәният йорты ачыла, шул ук елны Түбән складка  яңа контора төзелә.

1987 нче елда «Никто не забыт, ничто не забыто» мемориаль һәйкәле ачыла.

1987 нче елда артезиан скважинасы урнаштырыла, ә 1989 нчы елда бистәне газлаштыру эше башлана.

1993 нче елда ТР Югары Совет Карары нигезендә Иштуган үзидарә авыл Советы барлыкка килә.

1994 нче елда мәчет төзелә.

1998 нче елда  асфальт заводы һәм 1999 нчы елда Лесхоз – Иштуган юлына асфальт юл түшәлә.

2000 нче елда яңа авыл мәдәният йортына нигез салына, ә 2004 нче елда ул кулланылышка тапшырыла.

2008 нче елда үзәкләштерелгән су трассасы яңартылды.

2009 нчы елда яңа үләт базы ясалды. 

2011 нче елда “Каенкай ”балалар бакчасына һәм  капиталь ремонт ясалды, өстәмә төркем ачылды.

2012 нче елда Иштуган урта мәктәбендә капиталь ремонт эшләре алып барылды. Мәктәптә балаларга һәм укытучыларга  уңайлыклар тудырылды.

2010-2015 еллар арасында мәдәният йортында "Доступная среда" дәүләт программасы буенча эшләр алып барылды. 

2014 нче елдан Иштуган авыл җирлегендә үзара салым кертелде.

2014 - 2015 нче елда җыелган акчалар хисабына янгынга каршы мотопомпа алынды, зират киртәләре буялды, юллар ясатылды.

2016 - 2018 нче елларның акчасы юллар ясатуга тотылды.

Соңгы яңарту: 2019 елның 28 мае, 08:12

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International