ХАҖИӘХМӘТОВ ТАВИЛ ГЫЙНИЯТ УЛ

Татарстанның халык рәссамы Тавил Гыйниятулла улы Хаҗиәхмәтов 1936 елның 3 февралендә Татарстанның Саба районы Йосыф-Алан авылында атаклы зәркәнчеләр (ювелирлар) гаиләсендә туа.
Утызынчы еллар ахырында Хаҗиәхмәтовлар гаиләсе Казанга күчеп килә. Тавил татар мәктәбендә белем ала. Рәссам булырга хыялланып, ул 1952 елда Казан рәсем сәнгате училищесына укырга керә. Аны тәмамлагач, 1957-1963 елларда И.Е.Репин исемендәге Ленинград сәнгать академиясендә укый. Рәссам-график белгечлеге алып, 1963 елда ул Казанга кайта. 1963-1964 елларда Татарстан китап нәшриятында, 1964-1967 елларда “Яшь ленинчы” (хәзерге “Сабантуй”), 1967 елдан “Ялкын” журналы редакциясендә рәссам булып эшли. 1981 елдан Казан сәнгать училищесында укыта.
Танылган рәссам Тавил Хаҗиәхмәтов үз һөнәренең чын остасы. Ул үзенә хас алым белән, милли бизәкләр кулланып, бер-берсен кабатламый торган рәсемнәр ясый. Төрле-төрле китапларга рәсем ясаганда, сәләтле булудан тыш, китапны кат-кат өйрәнеп, мәгънәсенә төшенә белергә кирәк. Рәссамга милли үзенчәлек эзләп төрле төбәкләргә чыгарга, яңа алымнар үзләштерергә туры килә. Сәмәрканд, Бохара шәһәрләрендә булган иҗади сәяхәтләрдән үзенә бай материал туплый.
Т.Хаҗиәхмәтов татар халкының тарихын, әдәбиятын яхшы белә, дөнья халыкларының тарихын, көнкүрешен, гореф-гадәтләрен өйрәнеп, дөнья халыкларының әкиятләрен бизәгәндә һәр халыкның милли рухын, милли бизәкләрен ачып бирә.
Т.Хаҗиәхмәтов бизәгән һәр китапта оста рәссамның почеркы, югары културага ия булган кулы сизелә. Шул ук вакытта ул китапларның һәркайсы үзенчәлекле, гаҗәеп оригинал бизәкләре белән бүтәннәрдән аерылып тора. “Тылсымлы чишмә”, Г.Тукайның “Эш беткәч, уйнарга ярый”, Б.Рәхмәтнең “Сабан туенда”, Ш.Галиевның “Тылсымлы көзге”, Н.Исәнбәтнең “Мырауҗан батыр әкиятләре”, Дәрдмәнднең “Исә җилләр”, М.Җәлилнең кечкенә форматлы “Моабит дәфтәрләре”, М.Фәйзинең кечкенә форматлы “Галиябану” һ.б. китапларның бизәлешенә, алардагы рәсемнәргә сокланып карыйсың.
Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” дастанына 800 ел тулу уңаеннан нәшер ителгән сувенир китапка рәсемнәрне дә Т.Хаҗиәхмәтов ясый.
Татар әдәбиятының күренекле шәхесләреннән Кол Гали, Утыз-Имәни, М.Акмулла портретларын беренче булып Т.Хаҗиәхмәтов иҗат итә, шулай ук Г.Тукай, Г.Ибраһимов, М.Җәлил, Һ.Такташ портретларын ясый.
Ул театраль бизәлеш сәнгате өлкәсендә дә актив иҗат итүче шәхес. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә зур уңыш белән барган Н.Фәттахның “Итил суы ака торур”, Т.Миңнуллинның “Канкай улы Бәхтияр” тарихи драмаларында сәхнә бизәлешенә, костюмнар чигелешенә Тавил Гыйният улы зур хезмәт куя.
Т.Хаҗиәхмәтовның иҗат дәверендә тагын бер зур хезмәте – Татарстан Республикасы әләмен (Дәүләт флагын) ясау. Әлеге конкурста 100дән артык рәссам катнаша, Т.Хаҗиәхмәтов тәкъдим иткән вариант җиңеп чыга.
Т.Г.Хаҗиәхмәтов – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе; ТАССР ның Г.Тукай исем. Дәүләт бүләге лауреаты (1987). Балалар китапларын бизәүгә зур өлеш керткән өчен ул А.Алиш премиясенә лаек була.

Соңгы яңарту: 2017 елның 21 декабре, 16:20

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International