20 июльдә Халыкара шахмат көне билгеләп үтелә.
Шахматның туган иле булып Һиндстан санала. Шахмат уены баш миен эшләтә, хәтерне яхшылата, фикерләү сәләтен арттыра, сабырлык тәрбияли, интеллектуаль үсеш бирә. Шул уңайдан район китапханәсе “Шахматлар патшалыгында” исемле «Шатлык» һәм «Кыңгырау» балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларга танып-белү сәгате оештырды. Бу чарада Сабада яшәүче шахмат остасы, тренер Кәримов Рәшит Хәбибрахман улы катнашып, балаларны шахмат уены серләре белән таныштырды. Кичәне алып баручы китапханәчеләр Мостафина Гөлнара һәм Халилова Алсу презентация ярдәмендә шахматның килеп чыгу тарихын, дөнья чемпионнары турында сөйләделәр. Соңыннан балалар үзләре дә беренче тапкыр шахмат уенын уйнап карадылар.