Батырлык сәгате “Хәтер Афганга алып кайта”

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

15 февраль көнне илебез Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылган көнен искә ала. 1989 елдан башлап бу көн илебездә Әфганчылар көне буларак билгеләп үтелә. 9 ел да 51 көн дәвам иткән канкойгыч сугыш. Аның һәр көне тарих китабына уеп-уеп язылган. Әлеге кайнар ноктадан исән-имин әйләнеп кайткан ир-егетләребезнең күңел төпкелендәге хәтер китабы ул. Җанга авыр. Авыр булса да күз яшьләренә манчылган, әрнүләрдән, югалту ачысыннан саргайган ул китап битләрен сак кына ача торабыз. 1989 елның 15 февралендә совет гаскәрләренең иң соңгы колоннасы Әфган чикләрен үтеп, үз җиребезгә чыга. Бу көннән соң 30 ел вакыт узган. Сугыш турындагы истәлекләр башка бер истәлеккә дә ошамый. Алар әрнүле һәм йөрәк өзгеч. 15 февраль – Әфган сугышында катнашкан батырларыбызны искә алу көне. Әлеге унайдан 10 февраль көнне Югары Симет мәдәният йортында “Хәтер Афганга алып кайта” дигән батырлык сәгате уткәрелде. Укучылар, безнең солдатларның нинди батыр булуларын, уз гөмерләрен куркыныч астына куеп,иптәшләрен сугыш кырыннан алып чыгуларын зур кызыксыну белән тынладылар. Балаларга Әфган сугышына карата эшләнелгән презентация, видеороликлар курсәтелде. Мондый чаралар балаларда кечкенәдән ватанпәрвәрлек тәрбияләргә булыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International