ЯҢАЛЫКЛАР


18
июль, 2018 ел
чәршәмбе

Игътибар, жыелыш!

2018 елның 8 июль көнне Кояшкай сәламәтләндерү лагеренда"Яшьлек"  сменасы эшли башлады.

     18 июль көнне район китапханәсе каршында эшләп килүче “Сөембикә” клубы әһелләре, туган якның байлыгын, чишмәләрнең матурлыгын күзәтү, чишмәләр турындагы белемнәрне киңәйтү, максатыннан, Сабаның төзекләндерелгән яңа чишмәгә сәяхәт кылдылар.

   2018 елнын 16 июлендэ МБУДО ДЮСШ "Сабантуй" да "Молочный Бизнес Академия" буенча уку уткэрелде. ЖЧЖ "Саба сот комбинаты" анда узе житештергэн продукциялэрен тэгъдим итте: "Российский", "Гаудер" сырларын хэм сыер майларын.

 

Иске Икшермә авыл җирлеге территорияләрендә юлларны үзара салым чараларына төзәкләндерү эшләре тәмамланды. 2018 елда төзекләндерү эшләре Иске Икшермә авылының Ватутина урамында, Пушкин тыкрыгында, Татар Икшермәсе авылының М.Җәлил тыкрыгында һәм Өч Нарат авылының Татарстан урамында башкарылды.

Кече Шыңар авылында Татарстан Республикасында модульле сәүдә нокталары төзелеше программасы  нигезендә төзелгән кибет беренче сатып алучыларын кабул итте. Олы Шыңар авыл җирлеге.

   Югары Симет авыл җирлегендә “Чистый берег” акциясе кысаларында, Югары һәм Түбән Симет авыллары елга һәм чишмәләренең әйләнә-тирәсе чуп-чардан , чүп үләннәреннән чистартылды. Югары Симет авыл җирлеге.

Сатыш авылында урнашкан "Кояшкай" балалар бакчасында ремонт эшләре дәвам итә. Бүгенге көндә җылылык, электр белән тәэмин итү, газ котелларын урнаштыру һәм башка эшләр дәвам итә. Балалар бакчасын ремонтлауны ООО "ПМК-159" оешмасы башкара.

Сатыш авыл җирлеге

Балалар Иҗат үзәгендә Саба мәчете каршында эшләп килүче җәйләүдә ял итүче балалар өчен мастер класслар үтте.

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының  Тимершек  авылында Сөт Бизнес Академиясендә   район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре   башлыклары  өчен  азык  җитештерү процесслары һәм сөт  терлекчелегендә  хайваннарны   тукландыру   мәсьәләләре буенча    практик   курслар  төгәлләнде. 

Бу  елның  16 июленнән   19 июленә кадәр  Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Апас, Арча, Әтнә, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Буа, Югары  Ослан, Биектау, Чүпрәле, Алабуга, Зәй, Зеленодольск, Кайбыч, Кама Тамагы районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре  җитәкчеләре  укулар  узды,  19 – 21 июльдә – Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Мензелинского, Мөслим, Түбән Кама, Яңа  Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык  Бистәсе, Саба, Сарман, Спас, Тәтеш, Тукай, Теләче, Чримешән, Чистай,  Ютазы  районнары авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре  җитәкчеләре өчен укулар узачак.

Семинарның практик өлеше “Саба” ҖЧҖенең сөт-товар фермасы  территориясендә һәм  күпьеллык азык   культуралары  кырларында  узды.  

Семинар кысаларында «Унибокс» ҖЧҖенең  (Беларусь Республикасы) терлекчелек  буенча  консультанты,  авыл хуҗалыгы фәннәре  кандидаты   А.М. Лапотко   траншеяда  һәм  рулоннарда сенаж әзерләү, сөтчелек  фермасында  катнаш азык  әзерләү һәм аны   бәяләү  буенча  мастер-класслар үткәрде. 

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International