Химия, биология, география укытучыларының район семинары

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

 25 апрельдә Югары Симет урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында химия, биология, география укытучыларының район семинары үткәрелде. Семинар кысаларында биология буенча 6 нчы сыйныфта "Үсемлекләрнең вегетатив үрчүе" темасына , география буенча 7 нче сыйныфта "Евразия"  темасына ачык дәресләр күрсәтелде.  Түгәрәк өстәлдә "Мәгариф идарәсе" методисты Г.М. Галиева репетиция тестлары нәтиҗәләренә анализ ясады, шулай ук укучыларны БДИга һәм ОГЭга әзерләү мәсьәләләре тикшерелде. Семинар уңышлы үтте, укытучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International