«Мәктәпкәчә оешмада полилингваль белем бирүне оештыруга заманча алымнар» темасына республика семинары

2024 елның 26 апреле, җомга

 Бүген 2 нче номерлы «Эллуки» балалар бакчасында «Мәктәпкәчә оешмада полилингваль белем бирүне оештыруга заманча алымнар» темасына республика семинары узды. Анда Саба, Кукмара районнары педагоглары һәм ТР Мәгарифне үстерү институты кунаклары Абдуллина Р.В.,  «Ак калфак»ның Казан бүлегеннән Абдуллина Э.Р. катнашты. Семинар кысаларында шөгыльләр, мастер-класслар һәм балалар белән театральләштерелгән тамашалар оештырылды. ​ ​ Тәкъдим ителгән материал семинарда катнашучыларда зур кызыксыну һәм күрсәтелгән эш ысулларын һәм формаларын үз оешмаларында куллану теләген уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International