Казанда «Музыка Победы в парках и скверах» дип исемләнгән акция узды (Мәдәният бүлеге)

2018 елның 6 мае, якшәмбе

2018 елның 6нчы май көннендә  Казан шәһәренең Җиңү Паркында «Музыка Победы в парках и скверах» дип исемләнгән акция кысаларында сугыш елларының җырлары һәм көйләре яңгырады.

Җиңү Паркының концерт сәхнәсендә бөтен Республика - Казан, Әлмәт, Яр Чаллы, Алабуга, яшел Үзән, Азнакай һәм Сарман районнарыннан килгән коллективлар, тынлы  уен кораллар оркестрлары  чыгыш ясады. Шулай ук өченче ел рәттән фестивальдә Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укытучысы Фәтхуллин Айдар Альбер улы җитәкчелегендәге тынлы  уен кораллары оркестры катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International