ЯҢАЛЫКЛАР


5
август, 2016 ел
җомга

Шекше җирлегендә балалар өчен “Безнең урам уеннары” марафоны башланды. 4 август кичендә ул Алан-Елга авылының Совет урамында узды.

5 август көнне Саба район балалар китапханәсендә Саба  гимназиясе янында эшләүче “Шатлык” лагерь  балаларының 2,7  нче отрядлар өчен “Китапханә һәм мин” библиографик дәрес үткәрелде.

4 август көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен күңелле уеннар оештырдылар.

Шекше авыл китапханәсендә һәм авыл музеенда Буа районыннан килгән кунаклар   булып китте. Аларнын әтиләре Каримуллин Хатмулла (Ахат) Нурулла улы  1943 елда  Шекше авылындагы детдомда  тәрбияләнгән, һәтта   детдомда булган 25 көнен  хәтерләп язып калдырган , балалары әлеге язмалардан брошюра ясаганнар .Шекше авыл җирлегенә һәм китапханәгә әлеге язманы истәлеккә тапшырдылар.

4 август көнне Килдебәк авыл китапханәчесе Ракипова Л.М. Сабабаш китап бирү пунктында, Сабабаш авыл клубы белән берлектә, Роберт Миңнуллинга 68 яшь тулу уңаеннан "Р.Миңнуллин иҗатында балачак иле" - әдәби сәгать уздырды. 

4 август көнне Иштуган авыл китапханәсендә, клуб хезмәткәре белән берлектә, “Нэрсә? Кайда? Кайчан?” дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде. Бу уен турында без кечкенәдән телевизордан карап беләбез. Менә безнең балалар да үзләрен шул тапшырудагы уенчылар ролендә хис иттеләр. Куелган сорауларга дөрес һәм бик тиз җаваплар табып балалар буш вакытларын файдалы итеп үткәрә алдылар. Әлбәттә инде җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә булды.

Явлаштау авылының игелекле егете Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театры директоры Ярмиев Мансур Зиннур улы Явлаштау авыл китапханәсенә 65 данә китап бүләк итте. Аңа китап укучылар исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Оет авыл китапханәсе, авыл клубы балалар белән "Бәхетле балачак" дип исемләнгән урам концерты оештырдылар.

5 август көнне Саба район балалар китапханәсендә Саба  гимназиясе янында эшләүче “Шатлык” лагерь  балаларының 1,3,4,5  нче отрядлар өчен “Китапханә дөньясы” библиографик дәрес үткәрелде.

  5  август көнне   Саба туган як өйрәнү музеенда “Туган җирем Саба” дип исемләнгән чара  үтте. Әлеге очрашуда Саба гимназиясе янында эшләүче лагерь балаларының 1,3,4, һәм 5 нче отряды катнашты . Чара Саба районы оешуга 86 ел тулу уңаеннан  оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International