ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2018 ел
сишәмбе

6 нчы март көнне, Саба Муниципаль районы спорткомплексында “Готов к труду и обороне” чарасы узды.

6нчы март көнне “Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы балалар иҗат үзәге” өстәмә белем бирү муниципаль бюджет оешмасы базасында  “Тере классика”  VII Бөтенроссия яшь нәфис сүз осталары бәйгесенең район этабы узды.

3енче март конне Байлар Сабасында иң көчле шахматчылар турниры үтте.

Районыбызда яшәп иҗат итүче якташыбыз Гөлсинә Галимуллина китап сөючеләр күңеленә “Мәхәббәт  аланы”, “Ефәк кулъяулык”, “Ак бураннар  аша”, “Томанлы төн”, “Карлы миләш тәме”, “Күгәрчен  оя  корганда”, ”Җиләкле тау сере” дигән әсәрләре белән үтеп керде.

   2018 нче елның 1 нче мартында Килдебәк авылы мәдәният йортында ветераннар арасында үзэшчән сәнгать башкаручыларының  “Балкыш” фестиваленең зона сайлап алу туры булып узды. Фестивальнең зона сайлап алу турында  Олы Нырты авыл җирлегеннән үзэшчән сәнгатьтә катнашучы ветеран җырчылар катнашты. 

ҖЧҖ «Саба урман хуҗалыгы» да 2017 ел дәвамында әзерләнгән продукция: пиломатериаллар – 43 мең м3; әзерләү өчен контейнерлар – 11,1 мең м3; поддоннар – 617 мең шт; пеллет (ягулык грануласы) – 5,2 мең тонна; щепа – 25,3 мең м3; агач оны – 236 тонна. Шулай ук предприятиеда җитештерелүче «Урман» чишмә суы киң файдаланыла, аның күләме 596860 шешә тәшкил иткән.

Быелның 22 февральдә Лубян урман-техник колледжы базасында традицион "Урман чаңгы юлы" узды, анда ГКУ "Саба урманчылыгы" ДБУ "Укыту-тәҗрибә Саба урман хуҗалыгы" спортчылары чираттагы тапкыр беренче урынны яулады.

2018 елның 25 февраль көнне эш визиты белән дәүләт Думасы, Россия Федерациясенең экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитеты рәисе Владимир Бурматов булды.

Ялган аракы сатучыларга каршы көрәш дәвам итә...

Законсыз рәвештәге ялган аракы сатучылар белән көрәштә халык та актив катнаша ала. Татарстанның “Халык контроле” системасына теркәлеп, легаль булмаган һәм контрафактлы исерткеч эчемлекләр сатылу очраклары хакында хәбәр итүчеләрне акчалата бүләкләү мөмкинлеге каралган.

“Халык контроле”нә мөрәҗәгать итү өчен иң элек ТР Дәүләт хезмәтләре порталына (https//uslugi.tatarstan.ru/) теркәлергә, аннан соң “Халык контроле” бүлегенә кереп, башта “добавить событие»га аннары «выбрать категорию» дигәненә басабыз. Хәбәрләрне шунда күрсәтелгән “Сату кагыйдәләрен бозу”, “Җәмәгать туклануы”,” Этил спирты, алкоголь яки составында спирт булган продукцияне законсыз рәвештә җитештерү, аның әйләнеше”дигән өч категория буенча юлларга мөмкин. Алга таба фотоны кертәбез һәм координатларны күрсәтәбез (моның өчен иң элек урынны билгеләргә һәм мышка белән шул урынга ике “щелчок” ясарга), адресны күрсәтергә һәм хәбәрнең исемен язарга кирәк. Алга таба хокук бозу очрагы турында тәфсилләп аңлатасы гына кала. Мәгълүматларда күрсәтелгән фактлар дөреслеккә туры килгән очракта, Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе мәгълүмат хуҗасына акча түли. Анонимлык гарантияләнә.

1 март көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йортында Татарстан Республикасы сәнгать осталарының  концерты үтте. Тамашачылар алдында Ильшат Хамадиев, Зөлфирә Шәйдуллина, Айнур Муратов, Рузалия  һәм Рүзәл Әхмәдиев чыгыш ясадылар. Аларның күбесе төрле республика һәм халыкара конкурслар лауреатлары. Шәмәрдән авыл җирлеге.

 

8 март бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе  белгечләре  № 1 “Шатлык” балалар бакчасы нәниләре белән кул эшләнмәләре ясадылар. Балалар рәхәтләнеп әниләренә бүләкләр әзерләделәр.

 

Тимершык авыл җирлеге хәбәрләре.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International