ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

      Явлаштау авыл җирлегендә малларга азык хәзерләү эшләре бала. Азыкның сыйфаты технологик таләпләрнең үтәлеше белән бәйле. Җаваплылыгы чикләнгән “Саба” җәмгыяте  механикалаштырылган бригадасы Явлаштау фермасындагы маллар  очен  3000 тонн сенаж салды. Азык хәзерләү буенча эле эшләр дәвам итә.

Явлаштау авыл җирлеге.

2018 елның 16 июльендә, “Саба” җәмгыятенең Тимершык бригадасында булачак, «Иң яхшы сукачы 2018” конкурсына әзерлек бара. Сукачылар ярышы,авыл хуҗалыгы предприятиясендә,  үз белгечлекләре буенча бер елданда әз эшләмәүче тракторист-машинистлар арасында үткәрелә.

Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идәрәсе.

Мичән авыл җирлегендә әйләнә - тирәне чистарту эшләре һәрдаим дәвам итә, учрежденияләрнең, шәхси хуҗалыкларның эйләнә-тирәсе , зиратларның тышкы һәм эчке биләмәләре вакытында чүп үләннәреннән чистартылып торыла.

Өтернәс клубын ремонтлау дәвам итә

Кичә 11 июль көнне Байлар Сабасының "Олимп" стадионында футбол буенча Саба районының 2018 елгы чемпионатының чираттагы уеннары узды.

Югары Шытсу авылында күперне ремонтлау эше башланды. Эшне ООО "Базовый проект" оешмасы башкара.

Түбән Шытсу авыл җирлеге.

Татарстан Республикасының Саба һәм Теләче районнары буенча Пенсия фонды идарәсе.

“Балкыш”социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә   физик  күнегүләр буенча инструктор Айгөл  Гараева ярдәмендә социаль хезмәт алучылар белән "Скандинавия йөреше"исеме астында сәләмәтләндерү дәресләре үткәрелде.

Эзмә урта мәктәбендә 9 класслар өчен чыгарылыш кичәсе.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International